чәчрәү


чәчрәү
1. Көч белән читкә атылу, сибелү (сыеклык тур.) күч. Кечкенә генә яки тар тишек аша яктылык үтү, яктылык үтеп чәчелү турында 2. Төрле якка барып төшү, чәчелеп барып төшү, төрле якка атылып китү (вак кисәкчекләр тур.) 3. күч. диал. Үлү, юкка чыгу 4. рәв. ЧӘЧРӘП – Көч белән, бик кинәт чәчрәп сикереп торды 5. рәв. ЧӘЧРӘП – Кирәкмәгән вакытта дигән мәгънәне белдереп, җиңелчә тиргәү сүзе буларак кулланыла аннан башка да эш тыгызда, чәчрәп йөри!. ЧӘЧРӘП КИТИМ – Берәр сүзнең дөреслегенә башкаларны ышандыру өчен ант итеп әйтелә. ЧӘЧРӘП КИТСЕН – Бик нык ачулануны, үпкәләүне һ. б. ш. белдерә. ЧӘЧРӘП ТОРА (ТОРГАН) – 1) Бик уңган, җитез һәм өлгер кеше тур. әйтелә 2) Усал телле, бик әрепләшергә яратучы. ЧӘЧРӘП ЧЫГУ – 1) Нәр. б. бик нык каршы чыгу 2) Берәр нәрсәгә карата бик тиз реакция ясау

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.